Сибайда яшәүче 53 яшьлек хатын эш урынында бәхетсезлеккә юлыккан. Макарон җитештерү буенча шәхси предприятиедә эшләүче хатын ярымфабрикатлар өчен махсус аппаратта камыр баскан. Саклагыч вакытында төшерелми һәм аның кулын камыр изүче валлар сөйрәп ала. Әлеге оешма җитәкчесе бу хәлне яшереп калырга тырышса да, аңа закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. Гомумән, ел башыннан эш урынында 19 кеше вафат булган.