+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 октябрь 2019, 08:31

Җәрәхәтләнгән ир чәчәкләр кибетендә вафат булды...

Ул Чакмагыш районыннан булган.

Уфада 29 сентябрь төнендә 54 яшьлек ир янә хәмер корбаны булды.
Тикшеренүләр буенча, бу төнне ир иптәше белән кәеф-сафа корып утырганда аңа суга. Икенчесе аңа җавап бирми, күңел ачу дәвам итә. Бераздан ирләр урамга чыга. Шунда кунак бу ирне пычак белән чәнчә һәм җинаять урыныннан кача. Җәрәхәтләнгән ир якындагы чәчкә кибетенә керә һәм сатучыдан ярдәм итүләр сорый. Әмма "Ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җиткәнче ул шунда ук җан бирә.
Җинаять кылган 49 яшьлек иргә 6-15 ел иректән мәхрүм итү яный.
Тагын күпме яшь гомерне өзәр бу аракы...
Читайте нас