+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 октябрь 2019, 09:00

"Другие?" фестивале үтәчәк

9 октябрьдә, Бөтендөнья психик сәламәтлекне саклау көнен бәйрәм итү алдыннан "Другие?" фестивале узачак.

9 октябрьдә, Бөтендөнья психик сәламәтлекне саклау көнен бәйрәм итү алдыннан "Другие?" фестивале узачак.
300дән артык медицина һәм медицина белгечлеге булмаган, коммерция карамагында булмаган оешмалар, киңкүләм мәгълүмат чаралары, Идел буе федераль округының 14 субъекты дәүләт хакимияте органнары вәкилләре психика үзенчәлекләре булган кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу өчен Казанда җыела.Психика үзенчәлекләре булган кешеләр өчен “Другие?” V реабилитация программалары фестивале Идел буе федераль округында дәүләтнеке булмаган реабилитация хезмәтләре, шулай ук иҗтимагый-юнәлешле психиатрия ярдәме һәм социаль яклау системасын үстерүгә юнәлтелгән.
“Другие?” Русия Психиатрлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итүче Психик сәламәтлекне саклау берлеге, Русия Сәламәтлек саклау, Хезмәт, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән Казан дәүләт медицина университетының психик сәламәтлек проблемаларын тикшерү институты, Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты “Сәламәтлек индустриясе. Казан” 24нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Читайте нас