+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 октябрь 2019, 12:52

Сибай халкын нинди сораулар борчый?

Сибай шәһәре хакимияте башлыгы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.

Сибай шәһәре хакимияте башлыгы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
Атна башында Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Мөһим проблемаларны хәл итү өчен район башлыгына Сибай шәһәрендә яшәүче 6 кеше мөрәҗәгать иткән.
Бирелгән сораулар арасында Сибай шәһәрендә тегү цехы ачу, җир участогы бирү, «Ирәндек» боз сарае эшен оештыру, “Южный – 2” микрорайонында су тәэминаты мәсьәләләре бар иде. Хакимият башлыгы алдына куелган барлык сораулар да җентекләп каралды, һәр мөрәҗәгать буенча гамәлдәге законнар кысаларында аңлатмалар бирелде.
Читайте нас