+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 октябрь 2019, 15:11

Уфада студентлар баскетболы ассоциациясе йолдызлары матчы узачак

2 октябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Хөкүмәте белән Студентлар баскетболы ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды.

2 октябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Хөкүмәте белән Студентлар баскетболы ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды.
Аны республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Ассоциациянең Күзәтчелек советы рәисе, Русия юстиция министры Александр Коновалов төзеде.
Документ 2020 елның 1 февралендә Уфада студентлар баскетболы ассоциациясе йолдызлары матчын оештыру һәм уздыру кысаларында үзара хезмәттәшлеккә юнәлтелгән. Ел саен матч илнең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Быел ул Бөек Новгородта үтте.
– Йолдызлар матчы – якты спорт вакыйгасы. Шәһәр инфраструктурасы тулысынча әзер дип әйтә алам, ә мондый дәрәҗәдәге чаралар үткәрә беләбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстан башкаласында матчны уздыру мәйданчыгы итеп “Уфа-Арена” күпфункцияле комплексы сайланачак.
– Баскетболны төбәктә яраталар, анда 50 меңгә якын кеше һәвәскәрләр дәрәҗәсендә уйный. Йолдызларның алда торган матчы баскетболга шәһәрдә яңа дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирер дип ышанам, – дип билгеләп үтте Александр Коновалов.
Читайте нас