Мондый схема буенча чынлыкта кулланылган җылылык энергиясе өчен, гомумйорт исәп приборлары күрсәткечләреннән чыгып түләнә. Андый приборлар булмаган йортларда яшәүчеләр нормативлар буенча исәпләшә. Димәк, ел дәвамында җылылык өчен түләү күләме квитанцияләрдә үзгәрәчәк. Кышкы чорда, күпфатирлы йорт җылылык энергиясен тотынганда, түләү күбрәк була, ә җәйге чорда җылылык өчен түләү бөтенләй булмый. Тоташ алганда исә, яңа схемага күчү сәбәпле, түләү артмаячак. Язын бик күпләрдә сораулар тудырган өстәмә исәпләшүләр дә булмаячак.