+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 октябрь 2019, 04:05

“Түзеп тору” түгел, ә “бергә яшәү”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сочида “Валдай” халык­ара дискуссион клубының XVI еллык утырышы кысаларында узган “Русия һәм Ислам дөньясы: уртак роль һәм үзара йогынты” дип атал­ган махсус сессиядә катнашты. Аның чыгышы республика территориясендә яшәүче төрле халыкларның һәм диннәрнең дустанә мөнәсәбәтләренә багышланды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сочида “Валдай” халык­ара дискуссион клубының XVI еллык утырышы кысаларында узган “Русия һәм Ислам дөньясы: уртак роль һәм үзара йогынты” дип атал­ган махсус сессиядә катнашты. Аның чыгышы республика территориясендә яшәүче төрле халыкларның һәм диннәрнең дустанә мөнәсәбәтләренә багышланды.


– Башкортстан бүгенге дөньяда төрле милләт һәм конфессияләрнең дус һәм тату яшәвенең уникаль үрнәге булуында шигем юк. Республика цивилизация­ләр, төрле конфессияләр кисешүендә тора дигән төшенчә төгәл түгел. Чөнки без киселештә түгел, үзәктә торабыз. Шуңа күрә без еш кына Башкортстанны Евразия йөрәге, дибез. Мин һәрвакыт шундый мисал китерәм. Икенче Бөтендөнья сугышында Башкорт кавалерия дивизиясе танылу алган. Аның составында 78 Советлар Союзы Герое булган. Ул вакытта Совет Армиясенең бер генә подразделениесендә дә бу кадәр геройлар булмаган.

Радий Хәбиров мондый кыска тезислар, дәлилләр белән мәдәниятләрнең, диннәрнең һәм милләтләрнең бер-берсе белән үрелеп баруын күрсәтергә тырышты. Чөнки бу безнең иң зур байлыгыбыз. Арытаба ул “толерантлык” төшенчәсенә тукталды.

– Политологиядә, иҗтимагый фәннәрдә “толерантлык” дигән термин бар. Без республикада бу терминны белмибез һәм яратмыйбыз. Чөнки без бераз инглиз телен өйрәндек һәм аның тәрҗемәсе “түзеп тору” булуын беләбез. Ә без бер-беребезне “түзеп тормыйбыз”. Без бер-беребез белән бергә яшибез, – диде республика Башлыгы. – Европадагы Ислам һәм Русия­дәге Ислам турында сөйләсәк – безнең карашлар төрле булуы аңлашыла. Чөнки ислам, минем аңлавымча, Европа өчен ят булып тора. Шуңа күрә кайбер киртәләр барлыкка килә. “Ислам кварталлары” булдырыла, анда кешеләр үз законнары һәм кануннары буенча яши. Кайбер европалылар бу кварталларга керергә яратмый. Бездә андый киртәләр юк.

Радий Хәбиров ни өчен мондый хәлләрнең килеп чыгуына аңлатма бирде.

– Беренчедән. Мөгаен, кем өчендер бу парадокс яки яңа мәгълүмат булыр, тик бүгенге Русиянең Ислам үзәге Уфада урнашкан. Һәм аны биредә Екатерина II булдырган. Без аны “Әби патша” дип йөртәбез һәм патшабикәне хөрмәт итәбез. Ә ул, башкортларның зур уртак дәүләттә тату яшәячәген алдан күреп шундый карар кабул иткән. Шул вакыттан алып Русия Ислам үзәгенә бәйле тарихны саклыйбыз.

Идел буе, Башкортстан Исламы – ул башка бер мәгънәдәге ислам, дип әйтергә җөръәт итәм. Ул тирәнгә үтеп керү һәм шул ук вакытта үз-үзен саклау дәрәҗәсе белән аерылып тора.

Чыгышы ахырында Радий Хәбиров форсаттан файдаланып, клуб әгъзаларына берәр утырышны Башкортстанда үткәрергә тәкъдим итте.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас