Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев истәлеген мәңгеләштерү турындагы указга кул куйды.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Равил Төхфәт улы Бикбаевның башкорт теле һәм әдәбияты үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп, күпьеллык уңышлы җәмәгать эшчәнлеген исәпкә алып, аның истәлеген мәңгеләштерү турындагы указга кул куйды.Документка ярашлы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә түбәндәгеләр йөкләтелде:
1) Равил Бикбаевның тормышы, иҗтимагый, фәнни һәм иҗади эшчәнлеге белән бәйле материалларның дәүләт мультимедиа архивын булдырырга, тиешле сайт әзерләргә;
2) Башкортстанның халык шагыйре тормышы һәм иҗатына багышланган шигърият фестивальләрен, китап укучылар конференцияләрен ел саен үткәрүне оештырырга;
3) Башкортстан югары уку йортлары студентлары өчен республика файдасына актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Равил Бикбаев исемендәге стипендияләрне гамәлгә кую;
4) Уфадагы 102нче башкорт гимназиясенә Равил Бикбаев исемен бирергә.
Уфа шәһәр Советына шәһәрнең бер урамына Равил Бикбаев исемен бирергә тәкъдим ителде.
Уфа шәһәре хакимиятенә, үз чиратында, тәкъдим ителә:
1) шагыйрь яшәгән Менделеев урамы, 148/3 йортта Равил Бикбаев барельефы белән мемориаль такта урнаштырырга;
2) Равил Бикбаев исеме белән бәйле истәлекле урыннарны төзекләндерергә;
3) Башкортстанның халык шагыйренә багышланган экспозицияне Уфа музейларының берсендә булдырырга;
4) Башкортстан Язучылар берлеге белән берлектә шагыйрьнең иҗади мирасын һәрьяклап өйрәнү һәм тарату өчен чаралар күрергә.
Указны тормышка ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслау күләме һәм чыганаклары республика Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.