+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 октябрь 2019, 16:52

Мин кайда да синең белән, "Кызыл таң"ым!

Матбугатка язылу бәйрәмен "Кызыл таң"чылар исеменнән Татарстан кунагы Равил Гәрәев бизәде.

Бүген Матбугат йорты каршында үткән шигъри сүзгә, җыр-моңга бай бәйрәмне Татарстан кунагы Равил Гәрәев бизәде. Халыкчан, тирән моңлы тавышка ия Равил абый җырлап төшкән видеоязмалар Русия киңлекләренә таралды. Ул сәхнә тоткан билгеле җырчы да түгел. Ерак юлларга йөрүче гап-гади водитель үзе. Әмма моңлы тавышлы улын халкыбыз үзе йолдыз итте, яратты. Равил абыйны беренчеләрдән булып Башкортстан журналистлары күтәреп алды, дисәк тә һич ялгышу булмас. Ул "Кызыл таң"ның "Җырым кайнар чишмә булсын" проекты герое булды, телевидение, радио тапшыруларында катнашты.
Бүген исә гәзитебезнең якын дустына әйләнгән Равил Гәрәев журналистларны, гәзит-журналларның даими авторларын, актив язылучыларны моңлы тавышы белән әсир итте.
- "Кызыл таң! Кызыл таң! Кызыл таң! Мин кайда да синең белән, яраткан гәзитем! Ерак сәфәрләргә чыккач, сине укып ял итәм, юанам, - диде ул.
Бәйрәмебезгә ямь өстәвең, алтын көзнең шушы аяз көне шикелле күңелләрне нурландыруың өчен рәхмәт, Равил абый!
Читайте нас