+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 октябрь 2019, 18:33

Укытучыларның хезмәте югары бәяләнде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров иң яхшы педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров иң яхшы педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүген Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Укытучылар көне алдыннан төбәкнең 35 мәгариф системасы хезмәткәренең һөнәри казанышлары аерым хөрмәтләү билгеләре, мактау грамоталары һәм исемнәр белән билгеләп үтелде.
Республика җитәкчесе шулай ук агымдагы елда Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды.
— Бу бәйрәм һәркайсыбызның йөрәгенә якын. Ул бик игелекле һәм кирәкле һөнәр ияләренә багышланган. Кешенең һәр уңышы артында, иң беренче чиратта, аның гаиләсе һәм укытучысы тора. Бары тик көндәлек хезмәткә таянып кына без икътисадта да, тулай республика үсешендә дә югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз, — диде республика Башлыгы, укытучыларны тәбрикләп.
Тантанага үз һөнәренең осталары, төрле бәйгеләрдә җиңүче һәм укучылары БДИда иң югары нәтиҗәләр күрсәткән педагоглар килгән иде. Мәсәлән, математика укытучылары Михаил Саханевич һәм Александр Столяров, технология укытучысы Валерий Шәрәфетдинов. Аларның исемнәре, бүгенге тантанада бүләк алучы башка укытучыларның күпчелеге кебек үк, мәгарифнең “алтын фонды” исемлеген тәшкил итә.
200 мең сумлык акчалата премиягә ия булучылар арасында Борай 2нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әсләмова да бар иде. Ул укучылар күңеленә милләтебезнең асыл кыйммәтләрен салучы, алдынгы карашлы, тырыш мөгаллимәләрнең берсе.
— Без, әлбәттә, хөрмәтле укытучылар, сезгә мөмкин булганча, ярдәм итәбез. Ел саен авыл җирендә эшләүче укытучылар өчен 600 мең сум күләмендә 100 грант бүлеп бирергә дигән карар кабул иттек. Шулай ук олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр тәрбияләгән, БДИ буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән укытучыларга премия биреләчәк, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас