Бишбүләк районы да "Яшел Башкортстан" акциясенә кушылды. Чарада 400гә якын кеше катнашты. Өмә башланыр алдыннан районның Мәдәният сарае хезмәткәрләре чарада катнашучыларны матур җырлар белән сәламләде. Акция кысаларында юкә, миләш, каен һәм нарат агачлары утыртылды.