Районның һәр торак пунктындагы кебек үк, Яңа Илектә дә төзекләндерү, яшелләндерүгә җитди игътибар бирәләр.
Григорий Карпов башлангычы белән илеклеләр Сөн буе тугаенда гаилә паркы булдырганнар иде. Һәр гаиләнең үз агачлары бар анда.
Килгән кунаклар да истәлеккә үсентеләр утырта. Парк күркәм койма белән уратып алынган, үз коесы бар. Шунда ук авыл Сабан туен да гөрләп үткәрә башладылар.
5 октябрьдә авылдашлар паркны тагы да ямьлерәк итү, агачларны яңарту белән шөгыльләнделәр.
Гомумән, Бакалы районында урман фондын яңарту, торак пунктларын яшелләндерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла.