Республика Башлыгы Радий Хәбиров укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Бу бәйрәм һәркемгә якын. Укытучының хезмәте яшь буынның язмышын гына билгеләми, илнең киләчәге дә алар иңнәрендә. Җәмгыятьтәге һәр уңыш аларның иңнәренә салынган", - диелә аның котлавында.
Радий Фәрит улы бүгенге мәктәпләр нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш икәнлеген дә ассызыклады. Аның фикеренчә, авыл мәктәбеме ул, әллә зур шәһәрнекеме - һәр укучыга лаеклы белем алу өчен шартлар тудырылырга тиеш.
Башкортстан - полилингваль мәктәпләрдәр челтәрен ачучы төбәк. Бездә "Үсеш ноктасы" баш астында 130дан күбрәк үзәк эшен җәелдерде. Республика Башлыгы мәгариф өлкәсенең илдәге иң яхшылар исемлегенә керергә тиешлегенә дә басым ясады.