+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 октябрь 2019, 15:01

Кечкенә футболчылар Радий Хәбировка рәхмәт җиткерде

Стадионда балалар гына түгел, өлкәннәр дә шөгыльләнә ала.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфада " Башкорт ихаталары" программасы кысаларында башкарылган төзекләндерү эшләрен карады. Киров һәм Әй урамнарында яшәүчеләр Башкортстан Башлыгы белән шатлыкларын уртаклашты һәм "Корабельная" аллеясенә агачлар утыртты.
Радий Хәбиров бу ихатага 16 мартта килгән иде. Ул вакытта урындагы халык спорт мәйданчыгының бик тузуына зарланган иде. Бүген исә биредә заманча спорт мәйданы пәйда булды. Шулай ук ихата да төзекләндерелде.
Спорт мәйданчыгы өчен 5,7 миллион сум акча тотынылды. Аны шәһәр хакимияте һәм спонсорлар бүлде.
Читайте нас