Иглин районында бүген 1700 агач утыртылды. "Яшел Башкортстан" акциясендә 801 кеше катнашты. Районның 19 авылы хакимияте бу чарада күпләп каен, чыршы, миләш, балан, карлыган, чия, алмагачлар утыртты. Шулай ук Петро-Федоровка авылында да агачлар утыртылды. Озакламый бу территориядә яңа балалар бакчасы төзеләчәк.