+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 октябрь 2019, 09:42

Һава торышы кискен бозылачак!

Мәскәү кар көтә, ә без әле җылы көннәр белән хозурланабыз. Озакка түгел. Сишәмбедән һава торышы үзгәрәчәк.

Мәскәү кар көтә, ә без әле җылы көннәр белән хозурланабыз. Озакка түгел. Сишәмбедән һава торышы үзгәрәчәк.
Бүген һәм иртәгә республикада 21 градуска кадәр җылы булачак. Октябрь гаҗәпләдерә!Ә менә 8 октябрьдә һава торышы ике тапкыр диярлек түбәнәяәчәк – бары тик 12 градус җылы булачак. Төнлә 3-4 градус кына.
Чәршәмбе тагын да ныграк суытачак. Төш вакытында 7 градус җылылык көтелә, ә төнлә нольгә якын булачак. Пәнҗешәмбе һәм җомга 9-10 градус җылы булачак. Ләкин җил һәм көчле дымлылык аркасында ул 5 градус булып кына сизеләчәк.
Ялларда һава торышы үзгәрмәяәчк, яңгыр явачак.
Октябрь ахырында кар көтелә.
Читайте нас