+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 октябрь 2019, 11:11

Һәр җиденче бала - әти-әнисе исән килеш ятим...

Республикада “Бердәм Русия” партиясенең төбәк штабы башлангычы белән социаль ятимлекне кисәтү һәм эчкечелеккә каршы көрәш буенча “Минем гаиләм” проекты эшли башлады.

Республикада “Бердәм Русия” партиясенең төбәк штабы башлангычы белән социаль ятимлекне кисәтү һәм эчкечелеккә каршы көрәш буенча “Минем гаиләм” проекты эшли башлады.
Бу хакта оператив киңәшмәдә Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова бәян итте.
— Русиядә бүген ата-ана каравыннан калган һәр җиденче бала — әти-әнисе исән килеш ятим, — дип ассызыклады сенатор. — Ятимлекнең төп сәбәбе — алкоголизм. Башкортстанда һәр дүртенче никах ата-ананың алкогольне чамадан тыш куллануы аркасында таркала.
Илдә һәм республикада ятим балалар саны кимүгә карамастан, социаль ятимлек өлеше югары булып кала. Ятим балаларның 76 проценты шушы статуска ия. Башкортстанда ел саен социаль приютларга 3200 бала урнаштырыла, һәр бишенче бала ата-анасы алкогольгә бәйлелектән интеккән гаиләләрдән. Шушы елның алты аенда гына да гаиләдә тамыр җәйгән алкоголизм нәтиҗәсендә приютларга 407 бала урнаштырылган.
“Минем гаиләм” проектын оештыручылар бу проблеманы хәл итү механизмын эшләгән. Нигез итеп Әстерхан өлкәсе тәҗрибәсе алынган. Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында бюджеттан акча бүлү таләп ителәчәк.
— Урындагы үзидарә органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр, опека органнары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, социаль хезмәтләр тырышлыгын бергә туплаганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешеп булачак, — диде Лилия Гомәрова.
Читайте нас