+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 октябрь 2019, 11:13

"Ул заманнарны онытырга вакыт!"

Бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин республикада дарулар белән түләүсез тәэмин итү өч юнәлеш буенча алып барылуын билгеләде.

Бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин республикада дарулар белән түләүсез тәэмин итү өч юнәлеш буенча алып барылуын билгеләде.
Бүген 4728 кеше даруларны күп чыгым таләп итүче нозология линиясе буенча ала. 74025 кеше — федераль, 461763 кеше төбәк ташламалы тәэминатында. Былтыр федераль льготалы дарулар белән тәэмин итү өчен — 1 миллиард сум, быел 1 октябрьгә 967 миллион сум акча бүленгән. Бу 4 процентка азрак.
Төбәк ташламалары буенча финанслау күләме былтыр 1,6 миллиард сум булса, быел октябрьгә 2 миллиард сумга җиткән, бу 16 процентка артыграк.
— Мин һәрвакыт әйтеп киләм: гомумдәүләт проектлары кысаларында Сәламәтлек саклау министрлыгының барлык учреждениеләрен зур күләмдә финанслау бара. 4 миллиард сум җиһазландыруга гына юнәлтелә. Бүген дарулар юк дигән хәбәрне гадәттән тыш хәл буларак кабул итәргә кирәк. Кешеләрне дәваханәгә үз җәймәләре белән йөрергә мәҗбүр иткән заманнарны онытырга вакыт. Бөтен кирәк-ярак тиешле күләмдә булырга тиеш, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас