+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 октябрь 2019, 16:25

Бәйрәм ярминкәләрендә бәяләр түбән булачак

Быел Республика көне Башкортстанның 100 еллыгына багышлана.

Быел Республика көне Башкортстанның 100 еллыгына багышлана.
Юбилей кысаларында 7-11 октябрьдә Уфада төрле мәдәни, спорт, хәйрия чаралары үтәчәк. Атап әйткәндә, 11-12 октябрьдә шәһәрнең төп мәйданнарында бәйрәм ярминкәләре үтә һәм продукциянең төп төрләренә бәяләр киметелә.
Ярминкә көннәрендә, авыл хуҗалыгы продукциясеннән тыш, сатып алучыларга халык кәсебе товарлары: киездән ясалган продукция, агач эшләнмәләр, сувенирлар, себеркеләр, үләннәр, җәмәгать туклануы продукциясе – камыр ризыклары, шашлык, чәй, кофе, соклар тәкъдим ителәчәк.
11 октябрьдә башкаланың 7 мәйданчыгында концерт программалары оештырылачак, балалар өчен уен зоналары һәм фотозоналар эшләячәк.
Республикада бал һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне - ярминкәләрдә катнашырга, башкала халкын һәм кунакларын сатып алырга килергә чакырабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 279-05-58.
Читайте нас