+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 октябрь 2019, 11:45

Матбугат бәйрәменә чакырабыз – Туймазыга!

20 октябрьгә кадәр республикада Бөтенрусия матбугатка язылу декадасы бара. Бу чорда Русия почтасы вакытлы матбугат басмаларына язылуга 40 процентка кадәр ташлама бирә.11 октябрьдә, Республика көнендә, “Кызыл таң” нәшрияты “Туймазы хәбәрләре” гәзите белән берлектә шәһәр мәйданында Матбугатка язылучы көне оештыра.“Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” яшьләр һәм “Әллүки” балалар журналларын яратучыларны Туймазының үзәк мәйданына чакырабыз. Анда матбугат сөючеләрне яраткан гәзит-журналлар журналистлары белән очрашулар һәм алардан иҗади-мәдәни “күчтәнәч” көтә.

20 октябрьгә кадәр республикада Бөтенрусия матбугатка язылу декадасы бара. Бу чорда Русия почтасы вакытлы матбугат басмаларына язылуга 40 процентка кадәр ташлама бирә.
11 октябрьдә, Республика көнендә, “Кызыл таң” нәшрияты “Туймазы хәбәрләре” гәзите белән берлектә шәһәр мәйданында Матбугатка язылучы көне оештыра.
“Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” яшьләр һәм “Әллүки” балалар журналларын яратучыларны Туймазының үзәк мәйданына чакырабыз. Анда матбугат сөючеләрне яраткан гәзит-журналлар журналистлары белән очрашулар һәм алардан иҗади-мәдәни “күчтәнәч” көтә.
Күп тапкырлар “Кызыл таң” гәзите һәм “Әллүки” журналы геройлары булган 1нче интернат-мәктәп укучылары Тимур Суфиянов белән Анелия Шәңгәрәева чыгыш ясаячак, Кандрадан яңгыравык тавышлы егетебез Марат Әхмәтҗанов җырлар башкарачак.
Шулай ук яраткан басмаларыгыз – “Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларын бүләк итеп таратабыз. Гәзит-журналларыбызга язылучыларны бүләкләр көтә.
13 октябрьгә кадәр басмаларбызга түбәндәге бәяләрдән язылырга мөмкин:
“Кызыл таң” гәзите
Атнага ике килә торганы –
Индекс П 2760
Бәясе – 1441,32 сум; Ташламалы бәясе – 1297,26;
Атнага бер килә торганы –
Индекс П 3408
Бәясе – 807,06 сум; Ташламалы бәясе – 706,98 сум;
“Тулпар” журналы
Индекс П 2715
Бәясе – 374,16 сум; Ташламалы бәясе – 331,89 сум;
“Әллүки” журналы
Индекс П 2712
Бәясе – 336,66 сум; Ташламалы бәясе – 299,40 сум.
Читайте нас