Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында "Транспорт сәгате» форматында киңәшмә үткәрде. Анда катнашучылар автомобиль юллары инфраструктурасын кышкы чорга әзерләү мәсьәләсен карады.
Республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Виктор Жульков хәбәр итүенчә, 2019 елда региональ һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларын карап-тотуга 3,1 млрд. сум акча бүлү каралган. Дәүләт контрактлары нигезендә юллар һәм күпер корылмаларының тиешле техник торышын тәэмин итү буенча чаралар комплексы, юл билгеләре, светофорлар, барьер киртәләре урнаштыру һәм башка төр эшләр башкарыла.
Бу эшчәнлеккә кышкы чорда юлларны карап-тоту да керә. Октябрь башына сезонга юл техникасы паркының 80 проценты әзерләнгән, бозлавыкка каршы материаллар, шулай ук юл эшләрен башкару өчен салкын асфальт-бетон катнашмасы әзерләнә.
Бу эшчәнлеккә кышкы чорда юлларны карап-тоту да керә. Октябрь башына сезонга юл техникасы паркының 80 проценты әзерләнгән, бозлавыкка каршы материаллар, шулай ук юл эшләрен башкару өчен салкын асфальт-бетон катнашмасы әзерләнә.
«Урал буе» автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Азамат Илембәтов сүзләренә караганда, республика территориясендә федераль трассаларда да шундый ук эш башкарыла. Булган техниканы һәм ярдәмче корылмаларны инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча кышкы чорга әзерлек расланган.
Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов башкала юлчылары да әзерлек чараларын билгеләнген срокларда тәмамлаячагына ышандырды. 2018-19 елларда республика һәм шәһәр бюджетлары хисабына башкала өчен яңа юл техникасы сатып алынган. Шәһәрдә урамнарны чистарту һәм кар чыгару өчен якынча 450 машина җәлеп итү планлаштырыла.
Шуның белән бергә докладчылар юл техникасының җитмәвен һәм гамәлдәге машина паркының тузуын билгеләп үтте.
- Аңлавымча, юл комплексы кышка әзер. Тузган техниканы яңартуга республика ярдәм итәчәк, - диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта инде хәзер үк киләсе җәйге сезонга әзерлекне башларга кирәк. 2020 елдан башлап һәр шәһәрдә дымлы урам җыештыруны оештырырга кирәк. Уфада шундый эш быел башланды. Моның өчен башкала хакимиятенә рәхмәт әйтәсем килә.
Башкортстан Башлыгы муниципалитетларның тиешле техника белән тәэмин ителешенә анализ ясарга һәм махсус юу машиналарын сатып алу буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.