+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Октября 2019, 09:35

“Намус белән хезмәт итүегез өчен рәхмәт”

Республика үсешенә тоемлы өлеш кертүчеләр бүләкләнде.

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстан төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чара үтте. Анда республика үсешенә тоемлы өлеш керткән хезмәт коллективлары катнашты.
— Әлеге чарага Республика көне алдыннан җыелуыбыз зур әһәмияткә ия, чөнки бу залга республиканың бүгенгесе шундый матур булуга зур өлеш керткән шәхесләр килде.
1990 елда суверенитет турында Декларация кабул ителде. Ул елларның ничек катлаулы булуын искә төшерәсе дә юк. Икътисадның яңа формага күчүен, җитәкчелектә үзгәрешләр булуын аңлап кабул итү, әлбәттә, берникадәр вакыт таләп итте. Халыкка яңача шартларда яшәргә өйрәнергә кирәк иде.
Илнең киләчәген эшче көчләрсез күз алдына китереп тә булмый. Республиканың профсоюз оешмалары бай тарихка ия. Алар халыкны берләштерүче, ниндидер башлангычларга юл яручы гына түгел, яшәү сыйфатын күтәрүдә дә әйдәп йөрүчеләр.
Бүген без республикадагы профсоюз хәрәкәтенең иң алдынгыларын билгелибез. Алар бүгенге җәмгыятьнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Сезнең һәркайсыгыз үз өлкәгездә югары белгеч булып санала. Шулай да сезнең төп юнәлеш — хезмәт кешесен яклау. Сез вакыт белән бергә атлыйсыз, шул ук вакытта һәркемнең мәнфәгатен яклыйсыз һәм актив эшчәнлек алып барасыз. Шушы намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Бүләкләнүчеләр арасында мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, авыл хуҗалыгы комплексы, транспорт, элемтә челтәрләре, төзелеш, нефть һәм газ, авиация, металлургия һәм башка тармакларда хезмәт салучылар бар иде. Аларның һәркайсы - эшләгән коллективларында абруй казанган, эшләре белән үрнәк күрсәткән белгечләр.
Константин Борисович аларның республиканың хокукый базасына йогынты ясавын да ассызыклады. Шушы белгечләр тәкъдим иткән закон проектларының берничәсе кабул ителгән.
Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән һәм озак еллар бу юнәлештә хезмәт иткән бу хезмәт алдынгылары Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Арытаба да шушы эшләрне дәвам итеп, аны киләчәк буыннарга җиткерү кирәклеге дә игътибарга алынды чарада.
Читайте нас