“Театраль Идел буе” проекты кысаларында оештырылган чарада Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин да катнашты.
Бүген Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Уфа буйлап эшлекле сәфәрдә булды. Михаил Закомалдин Уфада балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют эше белән танышты.
Ул дәүләт учреждениесенең матди-техник базасын бәяләде: уку сыйныфларында, ашханәдә, йокы корпусында, очрашулар залында, музейда һәм әдәби сыйныфта булды.
Приют директоры Геннадий Симонов белән тәрбиячеләрнең һәм педагогларның хезмәт хакы, белем бирү сыйфаты, бинаны киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар. Билгеле булуынча, әлеге вакытта үзәктә 3-18 яшьлек 50 бала яши.
Шуннан соң Михаил Закомалдин Үзәк укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре белән бергә М. Акмулла исемендәге БДПУның “Корыч” халык театрының башкорт язучысы Наил Гаетбаевның “Ике саескан” пьесасы буенча куйган спектаклен карады. Ул шушы елның мартында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән старт алган “Театраль Идел буе” проекты кысаларында оештырылды. Конкурсның төбәк этабында җиңгән педуниверситет студентлары округ финалында республика данын яклаячак.
Ә бүген яшьләр социаль приютта тәрбияләнүчеләрне сөендерде. “Ике саескан “ — маҗаралар һәм музыка белән баетылган гыйбрәтле әкият. Театр җитәкчесе Илнур Локманов сүзләренә караганда, балалар — иң игътибарлы һәм рәхмәтле тамашачы, шуңа күрә алар алдында чыгыш ясау бик дулкынландыра. Студентлар балаларга күңелле тамаша гына түгел, татлы бүләкләр дә алып килгән. Балалар, үз чиратында, кунаклар өчен сюрприз әзерләгән иде. Алар шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.
Ахырда Михаил Закомалдин студентларга театраль сюрприз өчен рәхмәт белдерде:
— Бу бәйрәм өчен рәхмәт сезгә. Спектакльне яратып карадык. Нәни тамашачыларның йөзендә иң ихлас хисләр — алар елмая, күзләре янып тора. Димәк, сез бик оста уйнадыгыз. Сезнең округ фестивалендә төбәкне лаеклы тәкъдим итәчәгегезгә ышанабыз.
Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте.