+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 октябрь 2019, 17:33

Бер-беребезгә игътибарлы булыйк!

Бүген — Бөтендөнья психик сәламәтлек көне. Бу уңайдан “Башинформ” агентлыгында әйдәүче белгечләр катнашлыгында “түгәрәк өстәл” узды.

Бүген — Бөтендөнья психик сәламәтлек көне. Бу уңайдан “Башинформ” агентлыгында әйдәүче белгечләр катнашлыгында “түгәрәк өстәл” узды.
“Башинформ” агентлыгында белгечләр “Үсмерләр һәм яшьләрдә аутоагрессив үз-үзеңне тоту превенциясе турында” дигән темага фикер алышты. Әлеге чарада республиканың әйдәүче психотерапевтлары һәм психологлары, журналистлар катнашты.“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар үсмерләрне уйланылмаган гамәлләр кылырга этәрә торган сәбәпләр турында фикер алыштылар, укучыларда беренче хәвефле сигналларны сизгәндә, укытучылар һәм укучылар үзләрен ничек тотарга, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Экспертлар Башкортстан буенча суицидларга карата статистик мәгълүматлар китерде, еш кына үз теләкләре белән бу дөньядан китәргә теләүчеләр кемнәр булуы турында сөйләде. Моннан тыш, журналистларга бу катлаулы теманы матбугатта ничек яктыртырга кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
Республика клиник психотерапевтика үзәгенең баш табибы, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш психотерапевты, профессор Илгиз Тимербулатов Бөтендөнья сәламәтлек көне 1992 елдан башлап билгеләнеп үтүен һәм ел саен нинди дә булса тематикага багышлануын билгеләп үтте. Быел ул “суицид” һәм аны профилактикалауга багышланган. Белгеч ассызыклавынча, бу бик катлаулы проблема әле булса ныклап өйрәнелеп һәм ачылып бетмәгән. Белгеч сүзләренә караганда, үзәк ачылганнан бирле, 2011 елдан башлап, Башкортстанда суицидлар саны ике тапкырга кимегән.
“Бу Русия субъектлары арасында иң яхшы күрсәткеч. Без башлаган вакытта 100 мең кешегә 50гә якын очрак бар иде. Балалар суицидларына килгәндә, ел саен 30га якын бала дөнья белән хушлаша, элек бу 40-50 очрак иде. Баланың үз-үзенә кул салуы —коточкыч фаҗига, шулай да, тулаем алганда, балалар суицидлары очраклары буенча, бездә хәл яхшырак. Безнең республика балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары артмаган төбәкләрнең берсе булып тора, — диде Илгиз Фәрит улы.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш медицина психологы, Клиник психотерапия үзәгенең бүлек җитәкчесе, психология фәннәре кандидаты Ирина Хох балигъ булмаган балаларга Интернетның йогынтысы проблемасы кискен булып калуын билгеләп үтте.
“Үлемгә чакыручы төркемнәр тирән Интернетка китте, әмма хәзер аларның аналоглары барлыкка килде, — диде ул. — Бу социаль төркемнәрдә “суицид” төшенчәсен чыгармыйлар, ә аны төрле ысуллар белән камуфляциялиләр. 2018 елда Башкортстанда, алар аутоагрессия белән генә түгел, ә скулшутинг белән бәйле гамәлләр кылырга әзерлек дәрәҗәсендә булган 10 укучы ачыкланган иде (Бу Стәрлетамакта булган хәл кебек, бала мәктәпкә башкаларны һәм үз-үзен үтерергә бара). Анда Интернет йогынтысы бик югары иде. Алар белән профилактик эш алып барылды. Ата-аналарга бала Интернетта утырганда вакыты буенча гына түгел, эчтәлеге буенча да контрольлек итәргә киңәш итәм. Компьютерны баланың кайда һәм нинди сайтларга керүен күрү өчен өлкәннәр булган бүлмәдә тоту яхшырак .
Читайте нас