Уфаның Орджоникидзе исемендәге Мәдәният сарае каршындагы мәйданда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара.
Ул Республика көненә багышланган. Ярминкәдә Башкортстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итә. Биредә экологик чиста продуктлар сатып алырга мөмкин.
Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, кабакка ихтыяҗ аеруча зур. Бал саткан урыннарда да чиратлар күзәтелә.
Фермерлар, шулай ук, сатып алучыларга икмәк һәм кондитер әйберләре, яңа суйган мал ите, җиләк-җимеш, көнчыгыш тәм-томнары һәм хуш исле тәмләткечләр тәкъдим итә.
Ярминкәләрдә продукциянең бәясе күпкә түбән.
Бүген ярминкәләр Уфаның бөтен районнарында да гөрли.