Бүген видеоселектор төрендә Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча совет президиумы утырышы үтте.
Утырышта төбәк җитәкчеләре катнашты. Башкортстаннан – республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үзенең чыгышында “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” гомумдәүләт проектларының тормышка ашырылуы хакында сөйләде. Проектларга зур суммалар бүленүен, яхшы темплар белән төзелешләр барган, шул ук вакытта проблемалы төбәкләр булуын да искә алды.
Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Наталья Хорова соңгы тугыз айда ирешелгәннәрне атап үтте. Үлем очракларының кимүе – иң мөһимнәренең берсе.
Утырышта проектларны үтәү өчен аз вакыт калуы һәм ел ахырына кадәр планлаштырылган максатларга ирешү мөһимлеге билгеләнде.