Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы “Төзелеш сәгате” үткәрде.
Киңәшмәдә Стәрлетамактагы проблемалы йортлар тикшерелде. Күрелүче чаралар турында шәһәр хакимияте башлыгының төзелеш һәм инфраструктураны үстерү буенча беренче урынбасары Радик Галеев сөйләде. Аның әйтүенчә, 2014 елда “Уфа-Квартал” компаниясе төзи башлаган йорт өчен финанслау күләме билгеләнгән – 30 миллион сум тирәсе. Чаралар Социаль максатлы программалар фондыннан кредит (займ) итеп бирелгән. Фирма белән эшләүдә авырлыклар бар.
- Без акча бирәбез. Объект вакытында тапшырылырга тиеш. Мәсьәләнең эшәнеп бетмәве начар, - диде Радий Хәбиров докладчыга. – Сез бу йорт өчен җавап бирәсез. Шундый йортларны тапшыру – сезнең төп бурычыгыз.
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәшировка муниципалитет белән берлектә хәлне анализларга һәм кыска вакытта мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.