Яңа сыйфатта гомумхалык катнашлыгында киң колач белән үткән Республика көне әлеге фикерне тагы да ныгытты
Дөресен әйтергә кирәк, Башкортстанның төп дәүләт бәйрәме — Республика көнендә шушы рәвешле тантаналылык, киң колачлылык, мәйданнарда чын мәгънәсендә бәйрәм кәефе хөкем сөрүе, милли җыр-моңнар агылуы, ярминкәләр гөрләве соңгы елларда сагындырган иде.
Узган гасырның 90нчы елларыннан килгән күркәм традицияне дәвам итеп, иң тәүдә милли батыр Салават Юлаев һәм быел гына урнаштырылган Шәехзадә Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салынды. Аннары республиканың яңа җитәкчелеге, Башкортстанның төп бәй-рәме көнендә үзенең кайдадыр читтә түгел, газиз ватандашлары белән бергә булырга тиешлеген искә төшереп һәм ассызыклап, халык белән тулы мәйданнарга чыкты. Аерым алганда, Салават Юлаев исемендәге мәйданда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия Федерациясе Хәрби көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт — Синең сайлау” патриотик акциясендә катнашучылар белән аралашты. Шушы ук көнне (өч-биш көн алдан түгел) “Башкортостан” Дәүләт концерт залында үткән тантаналы җыелышта республика халкын олуг бәйрәм белән котлаганнан соң, “Торатау” Конгресс-холлында төбәкара, илкүләм һәм халыкара олимпиадаларда җиңгән мәктәп укучылары белән очрашты. Аннары шәһәр һәм район хакимияте башлыклары белән башкаланың иң яхшы парк зоналарында булып, шушы алдынгы тәҗрибәне бөтен республика күләмендә тарату бурычын куйды. Кичке якта исә Радий Хәбиров “Торатау” Конгресс-холлында үткән Тапкырлар һәм шаяннар клубы Уфа лигасының ярымфинал уеннарын тамаша кылды.
Республика җитәкчелегенә килүенә әле бер генә ел тулуга карамастан, Радий Хәбировның башын горур тотып, мәйданнардагы халык алдына чыгарлыгы да, Республика көнен әүвәлгечә киң колач белән үткәрерлеге дә, четерекле сораулар биргәндә дә күзләрен яшерми, чынбарлыкның йөзенә карап сүз алып барырлыгы да бар икән шул. Һәм моның сәбәбе дә гади генә: Радий Фәрит улының республика мәнфәгатендә күзгә бәреп торган биниһая анык эшләре бар!
Дөрес, Республика көне уңаеннан тантаналы җыелыштагы чыгышында Радий Хәбиров соңгы елда ирешелгән казанышларга бик аз гына тукталып үтте, күпчелек сүзне исә, Башкортстан үсешенә зур өлеш керткән фидакарь хезмәт кешеләренә һәм данлыклы җитәкчеләргә багышлады, алар булдырган нигезне какшатмаячагына, кулдан килгәнчә ныгытачагына һәм үстерәчәгенә ышандырды.
Хәер, моның шулай булачагын инде бүген үк, Радий Хәбировның югары вазыйфада беренче ел эшчәнлек нәтиҗәләреннән чыгып та, ышанычлы әйтергә мөмкин.
— Бүген без төзелеш өлкәсендә янә яхшы темпларга чыктык. Инвестицияләр җәлеп итүдә зур үсешкә ирештек, биш алгарышлы социаль-икътисади үсеш зонасы төзедек. “Алга” аерым икътисади зонасын формалаштыру буенча эш бара. Быел без 800 йортны һәм 4 мең подъездны ремонтлаячакбыз. Янә дә 400 ихата территориясе, парк һәм сквер, балалар һәм спорт мәйданчыклары тәртипкә китереләчәк. Мең километрдан күб-рәк урам яктыртылды. Уфада заманча Спорт әзерлеге үзәге ачылды. Мең километрдан күбрәк автомобиль юлларын төзекләндердек. Үтәкүренмәле һәм нәтиҗәле коммуникацияләр булдыра алдык, аның ярдәме белән дистә меңләгән кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итте.
Без мәктәп мәгарифенең форматын үзгәртүне башладык. Барлык уку йортларын да биш көнлеккә күчердек, “Мәгарифтә — күтәрелеш!” проектына старт бирдек. Яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр, шул исәптән ике полилингваль гимназия ачтык. Медицина кадрларына булган дефицитны бетерүдә, халыкны сәламәтләндерүдә, үлем күрсәткечен киметүдә сизелерлек уңышларга ирештек. 50 яңа дәваханә, табиблык амбулаториясе һәм фельдшер-акушерлык пунктлары ачтык. Ел эчендә без-гә 2,5 миллион турист ял итәргә һәм сәламәтлеген ныгытырга килде. Ә безнең “Янгантау” геопаркы исә Русиядә һәм БДБ илләрендә беренче булып ЮНЕСКОның глобаль геопарклары челтәренә кертелде.
Алда безне зур һәм мөһим эшләр көтә. Алар “сентябрь” Указында чагылыш тапты. Әлеге колачлы эшнең төп максаты — Башкортстан халкының лаеклы һәм бәхетле яшәешен тәэмин итү, — диде бу уңайдан чыгышында Радий Хәбиров.
Хәер, республика Башлыгы чыгышында соңгы бер елда турыдан-туры аның башлангычы һәм җитди контроле астында ирешелгән уңыш-казанышларның уннан бер өлеше чагылыш тапты микән?! Шул ук “Башавтотранс” һәм “Башкортостан” нәшрияты кебек стратегик дәүләт унитар предприятиеләренең банкротлыктан саклап калынуы, аларның беренчесенә 500 чамасы яңа автобус сатып алынуы, пассажирлар ташу базарының легаль булмаган автобус йөртүчеләрдән тазартылуы, алданган өлешләр проблемасының, ниһаять, чишелеш табуы, барлык дәүләт структураларының халыкка йөз белән борылуы, Башкортстанның табигать һәйкәле — Торатауның саклап калынуы һәм башкалар, һәм башкалар — югыйсә, болар хакында да авыз тутырып сөйләргә булыр иде. Ә нигә сөйләп торырга? Баксаң, халык, һәрберебез бу уңайлыкларны, бу мөһим үзгәрешләрне үз тормышында, үз яшәешендә болай да яхшы тоя бит! Ә менә Радий Хәбировның республика данын күтәргән элекке данлыклы җитәкчеләргә, фидакарь хезмәт батырларына ихлас рәхмәт белдерүенә аларның гына түгел, алар рухы белән яшәгән гомум Башкортстан халкының да чын-чыннан күңеле булгандыр, мөгаен.
Республика көне уңаеннан булган өч көнлек бәйрәмнәрдә янә бер элекке күркәм традициянең тергезелүенә күңел ихлас шатланды. Бәйрәмнең икенче көненә үк, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Стәрлебаш һәм Федоровка районнарына чыгып китте. Ягъни моның белән ул бәйрәм гомум халык өчен өч көн булган очракта да, җитәкчеләр өчен алай озайлы була алмавын хәтергә төшерде. Ә беренче җитәкче ничек — мотлак, башкалар да аның үрнәгенә иярә. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: димәк, урындагы җитәкчеләр “йокымсырап” утырган чор да республика тарихында артта калды, дияргә кирәк. Ә бу инде яңача нәтиҗәләр, яңа югарылык, яңа дәрәҗәдәге эш дигән сүз. Ә эш, нәтиҗә булган җирдә, күренүенчә, бәйрәмнәр дә күпкә күркәмрәк!