+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 октябрь 2019, 14:08

Туган якны өйрәнүчеләр бер мәйданда очрашты

Бүген республика Милли музеенда “Башкортстан Республикасы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте” конференциясе үтте

Бүген республика Милли музеенда “Башкортстан Республикасы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте” конференциясе үтте. Анда Уфаның һәм республиканың башка шәһәр-районнарыннын туган якны өйрәнүчеләр катнашты.
Чарада катнашучыларны республика Башлыгы исеменнән иҗтимагый-сәяси үсеш буенча республика Башлыгы Хакимиятенең иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе начальнигы Азат Бадранов сәламләде. Ул чыгышында туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең республика җитәкчелеге ярдәменә ышана алуын ассызыклады.
Чарада әлеге җәмгыять рәисе сайланды. Бу вазыйфаны тарих фәннәре кандидаты Марат Зөлкарнәев башкарачак.
Конференциядә туган якны өйрәнүчеләрнең нәшер итү эшен активлаштыру һәм Башкортстанның билгеле шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерүне җанландыру кирәклеге әйтелде.
Читайте нас