Бүген Русия Президенты Владимир Путин Иркутск өлкәсендә һәм Ерак Көнчыгышта булган ташкын китергән зыян нәтиҗәләрен бетерү буенча җыелыш үткәрә. Президент бу төбәктә эш сәфәре белән булганда Хөкүмәткә төрле бурычлар билгеләгән иде. Бүген аларның үтәлеше дә тикшереләчәк.
Утырышта бәлагә таручыларга матди ярдәм күрсәтү, торак төзелеше һәм капиталь ремонт үткәрү, транспорт инфраструктурасы, көз-кыш сезонына керү мәсьәләләре тикшерелә.
Бу өлкәләрне яңадан тергезү мәсьәләсен Владимир Путин шәхси контролендә тота.