+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Октября 2019, 19:19

Буяулар теле белән!

Бүген башкалада "Пушкин, Тукай һәм Мостай" рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте.

Бүген Уфаның "Облака" заманча сәнгать үзәгендә мәктәп укучылары арасында үткәрелгән "Пушкин, Тукай һәм Мостай" рәсем конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте. Чарада дәүләт эшлеклеләре, ведомстволар вәкилләре, педагоглар, укучылар катнашты.
- Шушы көннәрдә без барыбыз да Мостай Кәрим исеме белән яшибез. Бөек шагыйрьгә багышланган мәдәни чаралар арасында бүгенгесе дә зур әһәмияткә ия. Бүген бер мәйданчыкта сәнгать кешеләре, укытучылар, укучылар аралаша. Бу үзе зур педагогик кыйммәткә ия, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин.
"Пушкин, Тукай һәм Мостай" - әлеге проект Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Уфаның мәга­риф идарәсе белән берлектә бишенче тапкыр оештырылды. Быел ул республиканың 100 еллык юбилеена һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды.
Мөхтәрият рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева ассызыклавынча, яшь буынның иҗади-интеллектуаль сәләтен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта. Бәйгегә башкала укучыларының йөздән артык сурәте килгән. Иҗади эшләрнең һәммәсенә оста күзлегеннән - Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов тарафыннан бәя бирелгән.
- Йөздән артык эш арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу шактый катлаулы булды. Һәркем үз сурәтендә шагыйрь күзләре белән ачылган дөньяны, табигатьнең хозурлыгын буяулар теле белән әйтеп бирә алган, - диде Вәкил Гыйлем улы.
Рәсемнәр өч классик әдипнең иҗаты буенча 5+, 11+ һәм 14+ яшь категорияләренә бүлеп билгеләнде. Җиңүчеләр арасында бигрәк тә Уфаның 41нче, 34нче мәктәпләре, 84нче һәм 65нче Татар гимназияләре, 2нче Татар якшәмбе мәктәбе, 11нче Аксаков һәм 16нчы гимназияләр укучыларының, "Чулпан", "Горизонт" балалар иҗат үзәкләре тәрбияләнүчеләренең актив, сәләтле, тырыш булуы бәхәссез иде.
Әлбәттә, бүләкләү тантанасының шигъри сүзгә, җыр-биюгә бай булуы әлеге чараны матур, истәлекле бәйрәмгә әверелдерде. 84нче Татар гимназиясенең "Символ" театр студиясендә шөгыльләнүче балаларның Габдулла Тукайның "Эш беткәч, уйнарга ярый", Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән тамашалары алкышларга күмелде.
Әлеге проект кирәк һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчәк! Чараның финал аккорды нәкъ шундый булды.
Читайте нас