Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә туризмны үстерү турында киңәшмә үткәрде. Ул 2015-18 елларда милли туризмның Русиядә 20нче урыннан 10нчыга күтәрелүен әйтте.
Республикада туризмны үстерү халыкара тәҗрибәгә таянып башкарылачак. Интернет ярдәмендә республиканың истәлекле урыннары белән таныштыру бу уңайдан отышлы булачак. Радий Хәбиров порталның төп нигезен ике атна эчендә әзерләргә кирәклеген әйтте.
Республикада булачак чаралар турында да һәркемгә билгеле булырга тиеш. Бу безгә туристларны җәлеп итүгә булышлык итәчәк.
Киңәшмәдә туроператорларның республика шифаханәләре белән хезмәттәшлек итүе турында да сүз булды.