+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 октябрь 2019, 19:59

Ата-аналарны мәктәпләрдә балаларны тукландыру мәсьәләсе борчый

"Балаларның баръяклап та үсешкән шәхес булып үсүенә ирешү - төп бурычыбыз".

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Мәгариф сәгате" үткәрде.
Тәүдә гражданнардан килгән электрон мөрәҗәгатьләр каралды. Халыкны, башлыча, укучыларны тукландыру һәм белем бирү учреждениеләренә ремонт ясау мәсьәләләре кызыксындыра.
Чарада шулай ук укучыларның сәламәтлеге турында да сүз булды. Республиканың мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин әйтүенчә, медицина кабинеты булган мәктәпләрдә уңай үзгәрешләр бар.
Киңәшмәдә мәктәпләрне төзекләндерү, спорт, укучыларны сәламәт тормыш алып баруга юнәлтү, аларның психологик сәламәтлекләре һәм башка мәсьәләләр дә каралды.
Читайте нас