+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 октябрь 2019, 19:25

Пермьдә Башкортстан көннәре дәвам итә

Чаралар ике төбәкнең дуслыгын, хезмәттәшлеген тагын да үстерәчәк.

14 октябрьдә Пермь краенда Башкортстан мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре башланган иде.
Аның кысаларында төрле осталык дәресләре, семинарлар, лекцияләр һәм студентлар, төрле башкорт иҗтимагый оешмалары белән очрашулар оештырыла. Республиканың 100 еллыгына багышланган мондый чаралар илнең төрле төбәкләрендә үткәрелә.
Иртәгә Барда авылында "Беренче Республика" фильмы күрсәтеләчәк. Ә 19 октябрьдә "Бабич" фильмы ярдәмендә алар республиканың күренекле шәхесе Шәехзадә Бабич турында тулырак мәгълүмат алачак.
Чара республиканың мәдәният һәм сәнгать осталары һәм Пермь краеның фольклор коллективлары оештырган концерт белән тәмамланачак.
Читайте нас