+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 октябрь 2019, 12:08

Хәтерлибез! Горурланабыз!

Республикада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.

Республикада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.
Бүген шагыйрьнең һәйкәле янында аның иҗатын яратучылар һәм халкыбызның бөек улы белән горурланучылар җыелды.
Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның халык шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан соң узган митингта хәбәр итте.
"Мостай Кәрим безнең өчен тынычлык сөюче, ул безнең халыклар дус һәм тату яшәсен өчен күп эш башкарды һәм шәхси үрнәгендә ничек дус яшәргә мөмкинлеген һәм кирәклеген күрсәтте. Мостай Кәрим - безнең республикада һәм илебездә яшәүче миллионлаган кешеләр өчен остаз һәм әхлакый идеал. Без Мостай Кәримне хәтерлибез һәм аның белән горурланабыз. Безнең өчен аның дөньяны һәм Русияне мәдәниятебез һәм халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен күп эш башкаруы да мөһим», - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримовага, инде вафат булган улы Илгиз Кәримовка, оныгы Тимербулат Кәримовка, чираттагы тапкыр безгә Мостай Кәрим дөньясын бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Чәчәкләр салу тантанасынла Казахстан, Кыргызстан, Русия төбәкләреннән вәкилләр, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.
Бүген иртәдән Мостай Кәрим һәйкәле каршында язучылар, артистлар, студентлар һәм мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укый.
Читайте нас