+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2019, 18:18

Красноярск краенда фаҗига

Бүген төнлә Красноярск краеның Щетинкино бистәсе янында Сейба елгасында дамба ерылган.

Бүген төнлә Красноярск краеның Щетинкино бистәсе янында Сейба елгасында дамба ерылган.
Ул шул тирәдә эшчеләр йоклаган будканы агызып алып киткән.
Соңгы мәгълүматлар буенча, анда 13 кеше үлгән. Тагын 15енең язмышы ачыклана.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә 14 кеше зыян күргән, аларның өчесе авыр хәлдә, дип белдерәләр.
Дамба ерылу белән бәйле рәвештә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Красноярск крае буенча Баш идарәсендә оператив штаб булдырылган. Анда 50 берәмлек техника, 300гә якын коткаручы эшли. Эзләүләргә вертолет та кушылган.
Читайте нас в