+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 октябрь 2019, 13:51

Инорста җинаятьчелек дәрәҗәсе 25 процентка кимегән

Бер ел эчендә моңа ничек ирешелгән?

Бер ел эчендә моңа ничек ирешелгән?
Башкортстан Республикасының Җәмәгать иминлеге ведомствоара советы секретаре Алексей Касьянов бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Уфаның Калинин районы Инорс бистәсендә җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планын үтәү йомгаклары турында чыгыш ясады.
—Республика Башлыгы кушуы буенча без Уфа хакимияте һәм хокук саклау органнары белән берлектә полициянең участок пункты өчен бина бүлеп бирү, автомобильләр сатып алуны үз эченә алган комплекслы планны үтәүгә керештек, – дип хәбәр итте Алексей Касьянов. — Быел Инорста 265 тышкы яктырту баганасы һәм 650дән артык яктырткыч урнаштырылды. Моннан тыш, 750дән артык стационар һәм борыла торган видеокамера урнаштыру планлаштырыла.
Гомумән алганда, Уфаның Инорс бистәсендә җәмәгать иминлеген тәэмин итү планы уңай нәтиҗә бирде дә инде. Әйтик, елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, теркәлгән җинаятьләр саны 25 процентка диярлек кимегән. Чагыштыру өчен: Уфада кимү — 2,8 процент, ә республика буенча 3,5 процент тәшкил итте. Инорс бистәсендә 10 мең кешегә 84,6 җинаять туры килә, шул ук вакытта Уфада бу курсәткеч — 128,5, ә республикада 10 мең кешегә 103,3 җинаять тәшкил итә.
"Бу - бик яхшы нәтиҗә, — диде Радий Хәбиров һәм Уфа хакимиятенә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. — Бер ел элек Инорс бистәсендә тәртип урнаштырырга кушканда уртак тырышлык белән мондый нәтиҗәгә ирешүебезгә ышанган идем".
Республика Башлыгы Уфа тәҗрибәсен нигез итеп алырга һәм республиканың һәр торак пунктында шундый ук эшне оештырырга кушты. Ул, шулай ук, эчкечелек, суицид һәм җинаятьчелек очракларын киметү максатында һәр муниципалитетта Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар чорына ял чаралары үткәрү планын әзерләү бурычын куйды.
Читайте нас