Республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә халыкның өйләрендә һәм фатирларында янгын искәрткечләр (пожарные извещатели) урнаштыру буенча эш барышы каралды.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Фәрит Гомәров билгеләвенчә, янгыннарда үлем очракларының 80 проценттан артыгы төтен һәм токсик продуктлар януыннан агулану нәтиҗәсендә килеп чыга. Шуңа күрә үлемнәрне кисәтүнең иң яхшы ысулы – янгын искәрткечләре урнаштыру. Алар өч ел эчендә төбәктә 290 кешенең гомерен коткарган.
- Республика бюджеты исәбенә 100 меңнән артык шәхси йорт һәм фатир янгын искәрткечләр белән тәэмин ителде, -- диде Фәрит Гомәров. – Болар - аз тәэмин ителгән, социаль хәвефле хәлдәге балалы һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң баласы туган гаиләләр. Моннан тыш, 2019 елның 26нчы сентябреннән Башкортстан Башлыгы кушуы буенча бу категорияләргә ялгыз яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә кушылды. Өч атна эчендә аларга 170тән артык искәрткеч урнаштырылды.
Эшнең мөһимлеген искә алып, Радий Хәбиров урнаштырылган искәрткечләр һәрвакыт эшләсен өчен аларны хезмәтләндерүне оештырырга кушты.