Башкортстан белән “Сколково" фонды арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
Башкортстан Республикасы рәсми рәвештә “Сколково” фондының төбәк операторы булды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген Мәскәүнең “Ачык инновацияләр-2019” халыкара инновацион үсеш форумында килешүгә кул куйды.
— Бу чираттагы документка кул кую гына түгел. Без, асылда, инновацияләр һәм аларны тормышка ашыру арасында күпер булачакбыз. Хәзер “Сколково” башкорт резидентлары республикада үзләренә тиешле барлык преференцияләрне дә рәсмиләштерә алачак, — диде Радий Хәбиров.
Аерым алганда, “Сколково" резидентлары 5 миллионнан 300 миллион сумга кадәр грантлар алачак. Алар өчен шулай ук салым һәм башка ташламалар да каралган.
Резидент булу өчен “Сколково” фондының рәсми сайтында теркәлергә һәм электрон гариза тапшырырга кирәк.
— Әлегә фондта Башкортстаннан 14 резидент теркәлгән, әмма чикләүләр юк, билгеле бер таләпләр генә бар, — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Тулырак мәгълүмат “Минем бизнес” үзәкләрендә: Уфа, Тынычлык урамы, 14 һәм Зәки Вәлиди урамы, 2 (“Торатау” Конгресс-холлы). Элемтә өчен телефоннар: +7(347) 224-99-99, 216-40-80. Эш көннәрендә 10нан 19 сәгатькә кадәр.
Хәбиров һәм Дворкович кул куйган килешү 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.