Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә кичә Хөкүмәттә үткән утырышта бу мәсьәлә аерым игътибар үзәгенә алынды
Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика башкарма власть органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.
Дәүләкән районының Дүртөйле авылы янында 16 октябрьдә “Башнефть-Добыча” предприятиесенең промысел торбаүткәргечендә коррозия нәтиҗәсендә нефтьле сыекча аккан. Бу турыда хәбәрне “Система-112” кабул итте, дип сөйләде оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
“Нефтьле сыекча аккан мәйдан 28 квадрат метр тәшкил итә. Авария-тергезү эшләре 17 октябрьдә пычранган туфракны читкә чыгару һәм чиста грунт кайтару белән тәмамланды”, — дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.
Комитетның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең авария бригадасы оператив рәвештә бу урынга биш берәмлек техника һәм тугыз кеше җибәргән. Сыекча агу оператив рәвештә бетерелгән, аның Дим елгасына эләгү куркынычы юк, халыкка хәвеф янамый.
Агымдагы елның 9 аенда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 104,9 процент тәшкил итте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә, Русия буенча уртача күрсәткеч 102,7 процент дәрәҗәсендә булуын исәпкә алып, бу — бик яхшы күрсәткеч, дип белдерде. Республиканың төзелеш комплексы үз күрсәткечләрен 2,7 процентка яхшырткан. Торакны файдалануга тапшыру 1,5 миллион квадрат метрдан артып киткән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 11 процентка күбрәк.
Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексында уңай тенденцияне саклап калу зарур.
“Безнең тәҗрибәбез, тәҗрибәле кадрларыбыз булуын исәпкә алып, бу юнәлештә тагын да активрак эшләргә тиешбез. Республика аграрийларга ярдәм итәргә әзер”, — диде Радий Хәбиров, Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка мөрәҗәгать итеп.
Башкортстанда үлем күрсәткече 3,8 процентка кимегән.
— Үткәргән чаралар комплексы безгә 3 меңгә якын кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде. Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 8,8 процентка кимеде. Тагын бер сан куандыра — алкоголь белән агуланудан үлүчеләр 7,1 процентка кимеде. Шул ук вакытта Русиядә бу күрсәткеч 14 процентка арткан һәм бу, әлбәттә, куандырмый. Бу бездә хокук сакчыларының, муниципалитетлар башлыкларының, иҗтимагый оешмаларның гамәлләре бик җитди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйли, — диде республика Башлыгы һәм барысын да яхшы нәтиҗәләр белән котлады.
Ел башыннан алып Башкортстанда санкцияләнмәгән чүплекләрнең 11,5 проценты гына бетерелгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров хәбәр итте. Сәбәбе — муниципалитетларда акча җитмәү, дип аңлатты ул. Тугыз районда эш бөтенләй башланмаган. “Законсыз чүплекләрнең иң күп өлеше Әбҗәлил районында – 78”, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Район хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков, хәзер халыктан чүп-чар җыюны җайга салуга зур игътибар бирелә, дип җаваплады.
Чүплекләрне бетерү программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән, муниципалитетлар, финанслауны билгеләүне исәпкә алып, гомумдәүләт проекты бурычларын үтәүнең этаплы планнарын (юл карталарын) төзи ала, дип киңәш итте табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы.
Урал Искәндәров чүп-чар яндыручы күчмә җайланма ярдәмендә чүплекләрне бетерүнең альтернатив вариантын карарга тәкъдим итте. Радий Хәбиров “Росприроднадзор” белән бергә мондый җайланмаларның нәтиҗәлелеген һәм хәвефсезлеген тикшерергә кушты.
Министрлык мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 2301 гектар мәйданлы 2918 санкцияләнмәгән чүплек бар, аларда 29 миллион кубометр калдык тупланган. Уртача алганда, 1 кубометр чүпне юкка чыгару 850 сумга төшәчәк.