Бүген "Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясендә "Алтын бишек - Золотая колыбель" конкурсында җиңүчеләр белән матбугат конференциясе булды.
Конкурс республикада инде берничә ел даими үткәрелә. Быел анда республиканың биш районыннан алты авыл катнашты. Gtrk.tv сайтында чарада катнашучылар өчен тавыш биреп була иде. Нәтиҗәдә, Учалы районының Бәләкәй Казаккул авылы җиңүче буларак табылды. Бу авыл 27294 тавыш җыйды.
"Иң яхшы гаилә-2019" номинациясендә Әбҗәлил районының Абдулмәмбәт авылында яшәүче Насыйровлар җиңде. Алар 8534 тавышка ия булды.
Ә "Алтын куллы" номинациясендә Гөлйөзем Сафина җиңсә, Тәтешле районының Шулган авылы "Үз авылын саклау өчен" номинациясендә алдынгы булды.
Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамота тапшырылды.