+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 октябрь 2019, 12:47

Сибай волонтерларына рәхмәт укыйлар

Билгеле булуынча, 14 октябрьдә бөтен ил буенча федераль телеканалларның аналоглы тапшырулары туктатылды. Русия санлы телевидениегә күчте.

Билгеле булуынча, 14 октябрьдә бөтен ил буенча федераль телеканалларның аналоглы тапшырулары туктатылды. Русия санлы телевидениегә күчте.
“БСТ” телеканалы бөтен республика буенча, элекке кебек үк, аналог режимында тапшыруларын дәвам итә.Санлы эфир яисә юлдаш телевидениесен кабул итү өчен җиһазларны көйләргә волонтерлар булыша. Сибай шәһәрендә алар — 72, болар — “СИБДУ” һәм педагогика көллияте студентлары.
Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов кушуы буенча, “санлы волонтерлар" өчен шәһәр территориясе буенча бистәләргә “Башавтотранс”ның Сибай филиалы автобусларында бушлай йөрү оештырылган.
Иң актив волонтерларның берсе — “СИБДУ”ның 3 курс студенты Сәлим Мәхмүтов. "Кешеләргә ярдәм итү - бик дөрес эш, — ди егет. — Еш кына өлкән сибайлылар приставкалар көйләүне, яки санлы каналлар табуны сорый. Гөлчәчәк Дәүләткирәева белән парлап эшлибез, ул да институт студенты. Мин үзем бер ел элек санлы приставканы тоташтырган идем инде”.
Заявка килгән чираттагы йорт Толстой урамында урнашкан. Телевизор көйләнгән, яраткан каналлар бик яхшы сыйфатта күрсәтә. “Шундый акыллы, ягымлы егетләр, рәхмәт аларга, барысын да аңлаттылар, барысын да эшләделәр”, - ди хуҗабикә Ралия Рахманова.
Республика халкы “кайнар элемтә”гә теләсә кайсы вакытта шалтырата һәм тулырак мәгълүматны белә ала. Аның телефон номеры: 8-800-347-00-55.
Читайте нас