+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 октябрь 2019, 11:19

"Тәкъдимнәрегезне әзерләгез!"

“Йоматау” — ел әйләнәсендә тын юллары, ашкайнату һәм нерв системасы авыруларын дәвалауга махсуслашкан кымыз белән дәвалау шифаханәсе — Радий Хәбировның Уфа районы буенча эш сәфәренең чираттагы пункты булды.

“Йоматау” — ел әйләнәсендә тын юллары, ашкайнату һәм нерв системасы авыруларын дәвалауга махсуслашкан кымыз белән дәвалау шифаханәсе — Радий Хәбировның Уфа районы буенча эш сәфәренең чираттагы пункты булды.
Республика Башлыгы учреждение корпусларын, су белән дәвалау урынын карады, биредә җитештерелүче кымызны авыз итте. Сүз уңаеннан: Йоматау кымызы һәм “Йоматау” минераль суы Бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда югары бүләкләргә лаек булды.
Сәламәтләндерү учреждениесе 1934 елда ачыла. Аның директоры Андрей Степков билгеләп үткәнчә, кызганычка каршы, соңгы елларда аларга республика әллә ни ярдәм күрсәтмәгән. Шифаханә үз акчасына биналарга ремонт ясый, яңа җиһазлар сатып алырга тырыша. Әмма үз финанс мөмкинлекләре генә җитми.
“Без “Йоматау” шифаханәсенә ярдәм итәчәкбез. Ул бай тарихка ия һәм республиканың иң борынгы кымызханәләренең берсе булып тора. Шифаханәгә ярдәм итү темасына без аерым киңәшмә багышлаячакбыз. 2002 елдан берни дә төзелмәгән, шул вакыттан бирле 17 ел узган. Тәкъдимнәрегезне әзерләгез”, - диде Радий Хәбиров, “Сәламәтлек сәгате”нең күчмә утырышын ачып.
Ул, шулай ук, киңәшмәдә катнашучыларның өстәлләрендә шифаханәдә түгел, хәтта Башкортстанда җитештерелгән дә түгел, ә читтә чыгарылган су куелуына искәртү ясады.
“Бу дөрес түгел, без хәтта мондый вак-төякләрдә дә үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итәргә тиеш”, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас