+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 октябрь 2019, 15:32

"Куркуымнан тормоз урынына газга басканмын"

Бер хатын машина белән идарә иткәндә тормоз педале урынына газга баскан.

Бер хатын машина белән идарә иткәндә тормоз педале урынына газга баскан.
Бу турыда ул үзе юл-транспорт һәлакате булган урынга килгән ЮХХДИ хезмәткәрләренә сөйләгән.
Машинаның күлгә чумганын бер кибет алдында торган камера төшереп алган. Бу вакытта машинада хатынның гаиләсе булган. Аллаһка шөкер, берсе дә имгәнмәгән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре хатын-кызны спиртлы эчемлекләр эчүгә тикшергән. Аның канында андый әйберләр табылмаган.
- Юл борылышында тизлекне киметмәкче идем, каршыма эт килеп чыкты. Куркуымнан тормоз педале урынына газга басканмын. Аллаһка шөкер, берсе дә җәрәхәтләр алмады. Машинасын да жәл түгел, үз гаебем, - ди ул.
Читайте нас