Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Уфа районында булды.
Михайловка авылында төбәк җитәкчесе йомшак һәм корпуслы мебель җитештерүче “Уфамебель” компаниясендә булды. Радий Хәбиров предприятие цехларын, продукция үрнәкләрен карады, ихтыяҗ, бәяләр, җитештерүне үстерү турында фикер алышты.
Компания хуҗасы Виктор Кочубей сүзләренә караганда, алар республика мәктәпләрен сыйфатлы мебель белән тәэмин итәргә әзер. Компания Новосибирскидагы Себер федераль университеты өчен дә җиһазлар җитештерә. Контракт күләме 120 миллион сум тәшкил итә.
Әлеге вакытта Уфа районында муниципалитет мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын кайнар аш һәм буфет продукциясе белән тәэмин итү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Моның өчен Уфаның балалар туклану комбинатына элек җылы гаражлар буларак кулланылган бина бирелгән. Биредә ремонт үткәрелгән, җиһазларны монтажлау тәмамланып килә. Район башлыгы Вилорий Угаров сүзләренә караганда, уку елының икенче яртысыннан укучылар яңа цехта җитештерелгән продуктлар белән туклана башлаячак.
Радий Хәбиров мәктәптә туклану сыйфаты белән кызыксынды һәм аны оештыру белән бәйле барлык мәсьәләләрне дә муниципалитет башлыклары үз контролендә тотарга тиешлеген билгеләде.
Дмитриевка авылында Радий Хәбиров Затон җылылык электр үзәгендә булды. Ике ел элек файдалануга тапшырылган объект Башкортстан энергетика системасы үсешендә зур инвестицион проект булды.
Радий Хәбиров үзәкнең диспетчер пунктында станциянең автоматлаштырылган идарә итү системасы белән танышты, белгечләр белән аралашты.
Арытаба Радий Хәбиров “Йоматау” шифаханәсендә булды. Республика Башлыгы дәвалау-диагностика, су белән дәвалау корпусын карады, кымыздан авыз итте һәм шифаханә җитәкчелеге белән учреждениене модернизацияләү буенча планнар турында фикер алышты.
Шунда ук медицина реабилитациясе мәсьәләләренә багышланган күчмә “Сәламәтлек сәгате” узды. Ул “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программаларында катнашучыларга сертификатлар, шулай ук онкология авыруларын иртә ачыклаган өчен бер тапкыр бирелүче акчалата түләүләр тапшырудан башланды.
Башкортстан Башлыгы, беренчел медицина звеносына тар белгечләрне җәлеп итү өчен республика Хөкүмәтенә муниципалитетларга өстәмә ярдәм күрсәтүне йөкләтте.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләренә эш хакын арттыру каралган – федераль бюджетта бу максатларга 50 миллиард сум салынган. Радий Хәбиров моңа бәйле барлык кирәкле документларны 15 ноябрьгә кадәр рәсмиләштерүне тәмамларга кушты.
Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча иң кискен темаларның табибка язылу, дәваханәләрне карау-тоту, белгечләр җитмәү һәм дарулар белән тәэмин итү булуын белдерде
Мәсәлән, Салаватта табиблар дефициты күзәтелә. Шәһәр халкы иртәнге биштә-алтыда ук нарколог белән психиатрга чират алырга һәм сәгатьләр буе кирәкле белешмәләр көтәргә мәҗбүр булулары хакында яза. Радий Хәбиров бу җәһәттән хәлне төзәтү буенча ашыгыч чаралар күрергә кушты.