Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Киртәләрне җимереп” VII төбәкара балалар иҗаты фестивале уза.
Әлеге проект мөмкинлекләре чикле балаларга талантын күрсәтү мөмкинлеге бирә. Жюри карары нәтиҗәсендә, быел анда иң сәләтле унбер башкаручы катнашачак, шул исәптән Башкортстан, Мәскәү, Төмән, Белоруссиядән мөмкинлекләре чикле балалар чыгыш ясаячак.
Оештыручылар анда бик күп активлык зоналары әзерләгән. Чара - 12.30да, гала-концерт 14.00 сәгатьтә башлана. Чарага керү ирекле.Шулай ук “Сәламәтлек паспорты” зонасы да тәкъдим ителә — ике зур мәйданчыкта балалар сәламәтлеге буенча белгечләр кабул итү һәм мавыктыргыч квест оештырылачак. Республика балалар дәваханәсеннән биш табиб — аллерголог, ортопед, гастроэнтеролог, психолог, невролог балаларны түләүсез кабул итәчәк.