+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 октябрь 2019, 16:44

Владимир Соловьев “Алтын курай” конкурсы тантанасына килде

Русия Журналистлар берлеге рәисе Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган чараларда катнаша.

Русия Журналистлар берлеге рәисе Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган чараларда катнаша.
Ул бүген Нестеров музеенда “Мостай белән очрашу” фотокүргәзмәсендә булды. Аның авторы — Вячеслав Стрижевский ярты гасыр дәвамында шагыйрьне фотога төшергән.Күргәзмәне карагач, Владимир Соловьев Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге вакытта, жюри рәисе буларак, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында "Алтын курай” халыкара конкурсының бүләкләү тантанасында катнаша.
Шагыйрьнең йөз еллыгына багышланган журналистлар конкурсына Чехия, Канада, Кытай, Төркия, Әзербайҗан, Мәскәү, Татарстан, Дагыстан, Якутия, Алтай, Хакасия, Мордовия, Красноярск крае, Свердловск, Брянск өлкәләреннән 100дән артык эш килгән. Җиде номинациянең һәркайсында (курай чәчәге таҗлары саны буенча) өч җиңүче билгеләнде, шулай ук ике махсус номинация — “Телевидениедә иң яхшы эш” һәм “Интернетта иң яхшы эш” номинацияләре гамәлгә куелды. Оештыручылар — Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре, Башкортстан Хөкүмәте, Мостай Кәрим исемендәге Фонд, “Уфа”журналы редакциясе.
Читайте нас