+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 октябрь 2019, 20:33

Түземлеге калмаган, диләр...

8 хезмәттәшен атып үтергән солдатның канлы адымга баруының сәбәпләре ачыклана.

Байкал аръягы хәрби округында хезмәт итүче солдатның сигез хезмәттәшен атып үтерүе, икесен яралавы турына язып чыккан идек инде. Мәгълүм булуынча, бу хәл каравыл алышынуы вакытында булган. Солдат корал тапшырырга килгән һәм офицерга аткан. Хезмәттәшләре шундук идәнгә ятса да, ул аларга да ут ача.
Хезмәттәшләренә ут ачкан 20 яшьлек Рамил Шәмсетдинов тумышы белән Төмән өлкәсенең Вагай авылыннан. Якыннан белүчеләр аны имин гаиләдән, тыныч табигатьле, акыллы егет буларак бәяли. Шундый ипле егет ни өчен канлы адымга барган дигән сорауга матбугат чараларында моның төп сәбәбе хәрби частьтагы "дедовщина"га, дөресрәге, командир Пьянковка бәйле дип фаразлыйлар.
Лейтенант Данил Пьянков кул астында хезмәт иткән бер солдат аның взводта хезмәт итүчеләрне кимсетүе, төннәр буена йокларга ирек бирмәве, противогаз кидереп, устав ятларга мәҗбүр итүе, үзенә ашарга сатып алдыруы һәм башка түбәнсетүләре турында сөйләгән. Үтерелгәннәр арасында нәкь шушы лейтенантның да булуы билгеле.
Түземлеге калмаган егет чарасызлыктан коралга үрелгәндер, мөгаен. Шулай ук егетнең милли җәһәттән кимсетелүе дә ихтимал, дигән фаразлаулар бар.
Оборона министрлыгы исә фаҗиганең армиягә бәйле түгеллеген, бу хәл егетнең шәхси хәлләре аркасында килеп чыккан дип белдерә.
Солдатка карата җинаять эше ачылган, тикшерү бара. Аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Читайте нас