+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 октябрь 2019, 16:32

Бассейн янында шугалак та булсын!

Башкортстан Хөкүмәтендә яңа бассейннар һәм боз шугалаклары төзү программасын әзерлиләр. Бүген "Төзелеш сәгате" форматындагы киңәшмәдән соң республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрендәге битендә 2024 елга кадәр 16 районда бассейннар төзеләчәге турында язган.

Башкортстан Хөкүмәтендә яңа бассейннар һәм боз шугалаклары төзү программасын әзерлиләр. Бүген "Төзелеш сәгате" форматындагы киңәшмәдән соң республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрендәге битендә 2024 елга кадәр 16 районда бассейннар төзеләчәге турында язган.
- Акчаны сакчыл куллану максатында бассейн гына түгел, спорт залын да, кайбер очракларда ябык шугалакны да күздә тоткан типлаштырылган проектларны файдаланачакбыз. Республикада 210 бассейн бар инде, әмма бу гына җитми. Республика буенча эш сәфәре барышында еш кына кешеләр йөзә белми дип ишеттем, чөнки өйрәнергә урын юк. Шунысы гаҗәп, XXI гасырда без кешеләрне цивилизациянең әлеге байлыгы белән тәэмин итә алмыйбыз. Хәлне төзәтәчәкбез.
Бассейннар Архангель, Бакалы, Благовар, Балакатай, Дуван, Балтач, Караидел, Кырмаскалы, Кыйгы, Нуриман, Стәрлетамак, Уфа, Чакмагыш районнарында, Межгорье, Бөре һәм Уфаның Шакша бистәсендә төзеләчәк. Бар җирдә дә диярлек бассейннарны 25 метр озынлыкта, 6-8 юллы итеп төзергә карар кылынды.
Мәсәгутьтә бер ай эчендә бассейн да, боз шугалагы да төзеләчәк. Бөредә һәм Кушнаренкода шугалак төзү мәсьәләсе буенча фикер алышу бара.
Проектны гамәлгә ашыру 4,44 млрд. сумга кадәр акча таләп итәргә мөмкин. Аның 1,5 млрд. сумын төрле программаларда катнашу нәтиҗәсендә федераль бюджеттан алырга мөмкин, дип билгеләп үтте яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Хөкүмәттә узган "Төзелеш сәгате"ндә, шулай ук, тармак үсешенә караган башка мәсьәләләр тикшерде.
Читайте нас