+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 октябрь 2019, 16:39

Благовещен мэры эштән китә

Рөстәм Бадыкшанов үз теләге белән эштән китү турында гариза язды. Шәһәр Советы депутатлары аны бүген кабул иттеләр.

Рөстәм Бадыкшанов үз теләге белән эштән китү турында гариза язды. Шәһәр Советы депутатлары аны бүген кабул иттеләр.
- Бүген шәһәр Советы депутатлары минем отставканы кабул итте һәм хупладылар. Шушы еллар эчендә бергә эшләргә туры килгән һәркемгә рәхмәтлемен. Яшермим, эштә төрле чорлар булды һәм барлык мәсьәләләрне дә хәл итеп булмады. Әмма без тәнкыйтьне дә, ярдәм сүзләрен дә игътибарга алып эшләдек. Нәрсәнедер үзгәртергә вакыт. Шәһәрнең яңа хакимиятенә уңышлар телим, - диде шәһәр хакимиятен 2008 елдан бирле җитәкләгән Рөстәм Бадыкшанов.
Читайте нас